Корпункт:
"Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше. Хәтердән башка вөҗдан юк". Академик Д. Лихачев. Онытырга хакыбыз юк!
Сугыш инде күптән бетте. Окоплар җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде, блиндажлар чәчәкләр белән капланды. Тик сугыш хатирәләре генә онытылмыйлар. Без 21 нче гасыр балалары – ватандашларыбыз күрсәткән каһарманлыкларны онытмыйча, җиңү хакын хакларга тиеш. Шул максаттан, тарих дәресләре кысаларында СОШ №43 Эльвира Асвировна укучыларга 1941-1944 еллардагы Ленинград сугышы оборонасы һәм блокадасы - Бөек Ватан сугышы чорындагы каһарманлык символы ул икәнен искә төшереп батырлык дәресләре үткәрде.