“Бөтенесе дә фронт өчен, бөтенесе дә дошманны җиңү өчен! Илебезнең барлык халыклары кебек, Кукмара районы “Әсәнбаш” хезмәт ияләре дә Бөек Ватан сугышы елларында әнә шул сугышчан девиз астында эшләделәр. Авыл хезмәтчәннәре азык-төлек белән, промышленностьне чимал белән тәэмин итү өчен хезмәттә батырлык үрнәкләре күрсәттеләр. Ул вакыт хатын-кызлар, яшүсмерләр авылда төп көч булып санала. Алар кыенлыкларны җиңеп, икмәк һәм башка төр продуктлар җитештерүне арттыру өчен уңышлы көрәштеләр.
Кукмараның “Әсәнбаш” колхозы эшчәннәре ашлык туплау өчен зур тырышлык куйдылар. Бу хуҗалык 1944 нче елда дәүләткә ашлыкны сугышка кадәрге 1940 нчы елгыдан ике тапкыр күбрәк тапшырды. Колхоздан дәүләтнең хәзерләү пунктына 305 пот ашлык озатылды. Шул елны партия өлкә комитеты беренче секретаре иптәш З. Моратов районның ашлык хәзерләү планнарын арттырып үтәгән күп кенә колзозларның хезмәтчәннәрен котлап телеграмма җибәрде.
Авыр сугыш еллары хуҗалыкны какшатты. Күп кенә колхозчыларның чәчәргә орлыгы җитми иде. Монда да колхозчылар ярдәмгә килде. Пычак авылының өч фронтовик анасы коммунист Хәерниса апа Нуриева, колхозга чәчүлек өчен үз хуҗалыгындагы запастан 100 пот ашлык һәм бәрәңге биреп, беренче булып үрнәк күрсәтте”.
“Большевик” 11 октябрь 1945 нче ел.