Корпункт:
Иске Икшермә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Бөек Җиңү көненә карата "Һәйкәлдә уелган исемнәр" дип исемләнгән батырлык дәресе үткәрделәр. Балаларга Җиңүнең авырлыклар белән яулануын, Ватанны яклауга бөтен халык – ирләр дә, хатын-кызлар да, картлар да, балалар да күтәрелүен сөйләделәр.Укучулар бик күп мәгьлүмат алдылар һәм якташлары белән горурланганын белдерделәр.