Корпункт:
Хасановка авылы кызы, Октябрино килене, хәзерге вакытта Кукмараның Акъәбие Хәнифә Минһаҗева буген үзенең гөмер бәйрәмен - 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район башлыгы Сергей Дмитриев, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Валентин Иванов килеп, җылы теләкләрен җиткерде, истәлек бүләкләре тапшырды.