- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Гаиләбездә Нурислам абыйның өч хаты саклана иде.Берсе югалды, әмма эчтәлеге күңелемдә тора. Сагынычлы сәламнәр, дошманны куабыз, иртәгә утка - сугышка керәбез, дип язылган иде анда. Ә менә монысы - соңгы килгән хаты,- ди Ләлә, саргаеп беткән конверт һәм хатны саклап, кадерләп кенә тотып. -Әни белән бергә укыдык. Безнең заман кешесе алай итеп хат яза алмый. Әти әнисенә, туганнарына булган карашы шундый сокланырлык. "Сезгә туган илдә күргән газиз әткәем белән әнкәемә сагынычлы булган зур сәламнәремне язып салам", - дип башлана ул.Тулысынча укып, компьютерда җыеп, эчтәлеген истәлеккә алып куясы килә. Кызганыч, Нурислам абыйның шушы ике солдат хатыннан һәм фотосыннан башка бер әйберсе дә сакланмаган.