- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
М. Х. Гайнуллин исемендәге Кызылтау урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан оештырылган “Дәһшәтле балачак”дип аталган әдәби-музыкаль кичә булып узды. Бу кичәгә очрашуга сугыш чоры балалары чакырылган иде. Ленинград блокадасы мәхшәрләрен кичергән Галия апа Гыйззәтуллина һәм сугыш чорының авырлыкларын үз җилкәсендә күтәргән, озак еллар мәктәбебездә балаларга белем биргән Мөсфирә апа Гафарова үзләренең дәһшәтле һәм авыр балачаклары турында сөйләделәр, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр һәм тыныч тормышның кадерен белергә, туган илебезне яратырга һәм сакларга кирәк дигән теләкләрен җиткерделәр. Укучылар кунакларга үзләренең җыр-биюләрен, шигырьләрен һәм үз куллары белән эшләнгән чәчәкләр бүләк иттеләр.