- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. Ватан сугышы беткәнгә дә инде 70 ел узды. Әмма сугыш хатирәләре, дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.
Мәләкәс авылы җирлегеннән шушы фаҗигале сугышта 489 кеше катнаша, аның 274е сугыш кырларында ятып кала. 215 авылдашыбыз фронттан үз өйләренә әйләнеп кайту бәхетенә ирешә.
22 июнь көнне Мәләкәстә һәйкәл янына мәктәп яны лагерендә ял итүче балалар килде. Китапханәче Фәртдинова Лидия сугыш башлану тарихын сөйләде. Балалар Хайертдинов Нәсхәт, Евграфов Николай абыйларның авыр балачаклары турында сөйләүләрен тын калып тыңлады. Хәтер көнендә укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге депутаты Артемьев Валентин Иванович та катнашты. Авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык, балалар һәйкәлгә чәчәкләр куйды.