Татар китапханәсе 1нче урта мәктәпнең 6 сыйныф укучылары белән (укытучылары Ганиева А.С.)Җиңүнең 75 еллыгын каршылап, әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.
Утлы еллар таләп иткәнчә, сугыш чорында халыкның рухи халәте дә тамырдан үзгәрде. Халкыбызның бай һәм үзендә күп гасырлар тәҗрибәсен туплаган халык иҗаты яңа шартларга җайлашты һәм үсүен дәвам итте. Хәтта сугыш чорында фольклорның яшәү формалары үзгәрде. Билгеле булганча, афәтле елларда профессиональ сәнгатьнең үсү мөмкинлекләре чикләнә. Рухи ихтыяҗларның зур бер өлеше фольклорга йөкләнә. Хәтта язма әсәрләр дә фольклорга тартым форманы ала, тылда, бигрәк тә фронтта алар язма рәвештә түгел, ә бәлки телдән-телгә йөреп таралалар, җыр, бәет, мәзәк, жор-тапкыр сүз булып йөриләр. Фронтта һәм тылда моңа кадәр беркем күрмәгән афәт-фаҗигаләр, күрсәткән батырлыклар шуны таләп итә.
Китапханәче Хафизова Г.Р. балаларны Бөек Ватан сугышы чоры фольклор әсәрләре белән таныштырды. Бергәләп дүртьюллык шигырьләр, “Безне Герман аерды” бәете, “Хикмәтле гимнастика” мәзәге укылды. Укучылар сугышка озату- каршы алу күренешләренсәхнәләштереп күрсәттеләр. Кичә ахырында, балалар күргәзмәдәге китаплар белән танышып, уку өчен басмалар да сайладылар.