Тагирова Фатыйма Әлмәт районы Елховой авылында туып үсә. Аның бала чагы граҗданнар сугышына туры килсә, кияүгә чыгып балалар үстерә башлаган бәхетле елларын ямьсезләп , каралтып Бөек Ватан сугышы башланып китә.
- Бөек Ватан сугышы – дип башлап китте Фатыйма әби, безнең авыл кешеләренә бик күп кайгы – хәсрәт китерде. Сугыш башлангач барлык ирләр дә сугышка киттеләр. Аларның күбесе кайтмады. Ирләр сугышка киткәч авылда төп хезмәтчеләр булып хатын –кызлар, балалар калды.Мин үзем колхозда эшләдем. Көнне – төнгә ялгап эшли идек.Көндез урак урабыз,кичләрен арган – талган килеш солдатларга дип оекбаш – бияләйләр бәйлибез.Бигрәк тә салкын кыш көннәре авыр була иде. Салкын өй,ашарга юк.Кышка җитәрлек итеп утын хәстәрләп кала алмый идек. Урман ерак, ә атлар бик аз иде.
Үземнең ирем сугышның беренче көннәреннән үк сугышка китте. Әммә гомере кыска булган икән, сугышка китүенә күп тә үтмәде кара пичәтле кәгазь килде.1941 елда Днепр елгасын кичкәндә, бомба шартлау астында калып хәлак булган.Кайгы кәгазләре сугышның беренче елларында ук бик күпләргә килде.Әммә безнең солдатлар фашистны җиңәчәгенә генә ышаныч гел арта гына торды, бездә шуның өчен диеп бөтен көчебезне куйдык. Окоплар казырга, граната ташларга һәм атарга өйрәндек.Бу инде кирәк була калса бездә ил өчен сугышка китәргә әзер идек. Сугыш елларында үтә дә авыр булды инде, шуның өстенә 1943 нче елда оебез янды, 3 бала белән урамда калдым. Бу сүзләрне сөйләгәндә Фатыйма апаның күзләренә яшләре тыгылды. Аллага шөкер, авылдашларым ярдәм итте, безне ташламадылар. Менә балаларым да, өч ятимем үсеп җитте, барда матур итеп яшиләр. Тик әтиләре генә бу бәхетле көннәрне күрә алмады...Мин малаем янында торам, бүгенге тормышымнан бик канәгать, дөньялар тыныч булсын, башка сугышлар булмасын иде.
Текст авторы: Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее җитәкчесе Газизова Мәдинә Мисбах кызы.