Корпункт:
Тарихи истәлекне саклау һәм 1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан 2020 нче ел-Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Бу дата уңаеннан "Кара Чишмә төп гомуми белем мәктәбе" китапханәсендә ел дәвамында китап укучыларга тәкъдим ителәчәк "Ул елларны хәтер, онытма!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә узган сугыш вакыйгалары, батырлыклары, тарихы турында әсәрләр тәкъдим ителә. Күргәзмәнең иң түрендә,әлбәттә "Хәтер китабы". Бу китаптан башлангыч сыйныф укучылары сугыш кырында башларын салган бабаларын эзләп таптылар, аларның кайда җирләнүен, кайсы фронтларда нинди батырлыклар күрсәтүләрен белделәр.