Корпункт:
Аман - Ошторма авылында яшәүче Фәймә Корбанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, "Әсәнбаш - Агро" оешмасы җитәкчесе Рафис Багаутдинов килде.
Аңа Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриевның Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.