- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бу көн, беренче чиратта, донорларның үзләренә — бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм тормышы өчен үз каннарын бушлай тапшыручы кешеләргә багышлана. Шулай ук кан алучы, кан салу станцияләренең санитар торышын контрольдә тотучы, аппаратурада эшләүче, тапшырыла торган препаратларны җентекләп тикшерүче табибларга да багышлана.
Донорларның һәм табибларның Бөек Җиңү өчен керткән өлешләрен бәяләп бетергесез. Бөек Ватан сугышы башланганчы Советлар иленең кан хезмәте челтәре яхшы оештырылган була, анда 7 институт, 170 станция, 1778 кан салу кабинеты эшли. Донор канын салуның шундый җайга салынган эше Бөек Ватан сугышы елларында меңләгән яралы сугышчыларның гомерен саклап калырга мөмкинлек биргән.
Сугыш хәрәкәтләре барышында шәһәрләрдә стационар станцияләр тылда калганнар. Шуңа күрә кан китерү кыен булган, ә кайчак мөмкин дә булмаган. Шуңа күрә өчен һәр фронтта табиб-гематолог һәм ике шәфкать туташы составында кан салу группалары булган, күчмә станцияләр оештырылган. Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт ияләре 500 грамм кан тапшырган, ә тыныч тормышта максималь норма 400 грамм тәшкил иткән. Дәүләт донорларга компенсация һәм бер тапкыр бирелә торган азык-төлек талоны биргән. Ләкин күпчелек, бигрәк тә якыннары сугышкан кешеләр, акчадан баш тартканнар һәм кан түләүсез тапшырганнар.
Ватан донорларының патриотик батырлыгын беркайчан да онытмаячак, аларны үлем куркынычы янаган минутта , гомерләрен саклап калырга ярдәм иткән Совет сугышчылары да онытмаячак. СССР Югары Советы Президиумының 1944 елның 24 июнендәге Указы белән «СССРның Мактаулы доноры» күкрәк билгесе кертелә, аның белән күп тапкырлар кан тапшырган донорлар бүләкәнә. Сугыш елларында әлеге билге белән 15 мең кеше ия була.
Төзеде: Х.Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее.