Ул безнең горурлыгыбыз
Кемгәдер әти, кемгәдер бабай һәм дәү әти булган Гәрәев Хаҗи Гәрәй улы Хәсән күле буенда – японнарга, аннары – ак финнарга, немец илбасарларына каршы сугышып, өлкән лейтенант дәрәҗәсе алып, исән-имин туган якларына - Әтнә районының Дусым авылына әйләнеп кайта. Аны Мәскәүдәге Фрунзе Хәрби академиясенә укырга чакырсалар да, ул китми, авылда төпләнеп кала. Дусымның иң чибәр кызы Өммегөлсемгә өйләнеп, 6 бала үстерәләр. Бабаебыз бик тырыш, эшчән кеше иде, әмма фронтта алган яралары аңа озак яшәргә ирек бирмәде. Ул 56 яшендә үк вафат була.