Урланган балачак
Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә, Кан ул, ут ул, үлем, яралар. Күз яшьләре, кайгы, ачлык, Тол аналар, ятим балалар.
Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә, Кан ул, ут ул, үлем, яралар. Күз яшьләре, кайгы, ачлык, Тол аналар, ятим балалар.
Бабабыз Габделфәрт Заһидуллин - Түбән Шытсу авыл җирлегендә бердәнбер исән сугыш ветераны. Без бабай янында еш булабыз. Аның сугыш вакытында күргәннәре турында сөйләгәнен тын да алмый тыңлыйбыз.
Илебез олы тантанага әзерләнә - быел Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел тула. Без бу сугыш турында ишетеп, укып кына беләбез. Ни кызганыч, сугыш ветераннары сафы да елдан-ел сирәгәя. Безнең авылда илебез азатлыгы өчен көрәшкән Габделфәрт абый Заһидуллин гына исән-сау.
Минем бабаем - сугыш һәм хезмәт ветераны Әхтәмҗан Фәлахов 1907 елда Түбән Шытсу авылында дөньяга килгән. Аның әти-әниләре тифтан үлгәннәр, 4 бала - Галимҗан, Хәкимҗан, Әхтәмҗан, Минҗамал ятим калган. Бабай 1927-1929 елларда Уралда Богомол шахтасында эшли. 1929 елда ул Кызыл Армиягә алына. Шунда укырга-язарга өйрәтәләр. 1933 елда хезмәтен тутырып туган авылына кайта. 1934 елда аны авыл советы рәисе итеп куялар. 4 ел эшләгәч, 1939 елда фин сугышына алына. Әнинең күңелендә бабай сөйләгәннәрдән түбәндәгеләр хәтерендә уелып калган.
Минем бабам Зәйнулла Хәбибуллин 1924 елда Югары Шытсу авылында туган. 1931 елда башлангыч мәктәпкә укырга кергән .1934 елда 3 классны тәмамлап, шул елдан ук колхозда эшли башлаган. Ат көтүе көткән, тырмалау, сукалау эшләрендә катнашкан.1941 елда колхозның 3нче бригадасына бригадир итеп куела һәм 1942 елның июнь аена кадәр эшли. Шул ук елны Совет Армиясенә алына.
941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы һәр гаиләгә кагыла. Фронтларга бер өйдән 2-3, хәтта артыграк та кеше китә. Безнең әти гаиләсеннән дә өч кеше – Арслангали Мөхәммәтвәлиев, Галимә Әхмәтшина, Галләм Әхмәтшин изге яуда катнаша.
Мин Түбән Кама шәһәрендә яшим. Төп чыгышым Саба районының Чәбки-Саба авылыннан. 1930 елда туганмын. Шул елны район оешуы һәм әтиебезнең яңа эшкә күчерелүе сәбәпле район үзәгендә яши башлаганбыз. Һәм анда тугыз ел яшәдек. Аннаң соң Шәмәрдәнгә күчендек. “Ашлык кабул итү предприятиесе”нең иске барагында яшәгәнебезне хәтерлим. Әтиебез Исмәгыйльне һәм Мулланур абыйны сугышка алдылар.
Җәйге матур таң атып, көн уртасы җитеп килә. Авыл халкы үз мәшәкатьләренә чумган, күпчелек болында печән өстендә. Бала-чаганың исә үз шөгыле, олыраклар әти-әниләре янында кайнашса, кечкенәрәкләр уен белән мәшгуль. Әле күптән түгел генә унбер яшен тутырган Эзмә кызы Хаҗирәнең дә әнисе эшкә киткән. Кызчык ниндидер йомыш белән күршеләренә керә, шуннан чыгышлый Өтернәс ягыннан бер картның килүен күреп ала. Карт бик ашыгып килә, аягындагы кәлүшләрен дә салып култык астына кыстырган, үзе нык борчылып бер үк сүзләрне кабатлый: “Сугыш башланган, сугыш!”.
Сугыш тынды!-дигэн хэбэр бик зур тизлек белән бөтен авылга таралды.Безнең авылдан да бик куп кеше анда иде.Инде берәм-берәм кайта да башладылар.