Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә Бәдигова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бөек Ватан сугышы ветераны Мөршидә Бәдигова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мөршидә Гарифҗан кызы Бәдигова (Зарипова) 1925 нче елның 14 ноябрендә Мәскәү өлкәсе Подольск шәһәрендә Хәдичә һәм Гарифҗан Зариповларның беренче балалары булып дөньяга килә. Озак та үтми, сугышка чакыру кәгазе килә. 50-ләп кызны баржага төяп, Горький шәһәренә җибәрәләр. Монда 4 ай чамасы радиотелефонисткага укыталар аларны. Аннан, II Белоруссия фронты составында, Рокоссовский җитәкчелегендә Белоруссия, Польша җирләрен, Кенингсбергны азат итүдә катнаша ул.