Алар икесе дә тумышлары белән Сарман районының Саклаубаш авылыннан. Табигатьнең матур почмагына сыенып утырган газиз авылларының бер сукмагыннан йөргән, аның гүзәллегенә сокланып үскән малай белән кызның кай арада бер-берсенә тутырып карый башлауларын, ике яшь йөрәк арасында уттан һәм судан да көчлерәк мәхәббәт тууын, мөгаен, бүген дә аларны саклап яшәтүче фәрештәләре генә хәтерлидер. Әмма әлеге мәхәббәт ялкыны шултиклем көчле була ки, аны хәтта Бөек Ватан сугышы да ялкыны да сүндерә алмый. 1943 елның кышында фронтка киткән Вәлиәхмәт ага артиллерист булып, Украина, Белоруссия, Польша, Чехославакия җирләрен азат итә. Бөек җиңүне Берлинда каршы ала. Дәһшәтле 43нең язында дошман белән көрәшкә күтәрелгән Бибиәсма апа 2 Украина фронты составында зенитчы булып көрәшә.
Җиңү белән әйләнеп кайткан фронтовиклар бер-берсен Ютазы авылында эзләп таба, 1948 елның маенда гаилә кора. Халык хуҗалыгының төрле тармакларында намус белән хезмәт юлы узган ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстерә. Бүген Бибиәсма һәм Вәлиәхмәт Шәйхелисламовлар күп санлы онык һәм оныкчыкларының кадерен тоеп, алар ирешкән уңышларга сөенеп, йөзенче дистәләрен ваклыйлар.
Күкрәкләрен орден һәм медальләр бизәүче ветераннар хөрмәтнең зурысын якыннарыннан гына күреп калмый. Шәйхелисламовлар 7 июль иртәсендә гаилә башлыгының туган көне уңаеннан кунаклар кабул итсә, 8 июль – иксез-чиксез Россия халкы бәйрәм иткән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алар нигезенә дә тантана алып килде. Әле дә булса бер-берсенең кадерен белеп, бер-берсенә зур терәк һәм ышаныч булып яшәүче озын гомерле Шәйхелисламовлар гаиләсенә “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медален район башлыгы урынбасары Зәрия Рәшитова тапшырды. Район башкарма комитеты загс бүлеге начальнигы Зөлфия Фәхриева, Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина, беренчел ветераннар советы рәисе Фәния Әхмәтшина Бибиәсма апа белән Вәлиәхмәт аганың шатлыгын уртаклаштылар.