Нурулла яшьтән үк укытучы булырга хыяллана һәм, урта мәктәпне тәмамлагач, мәктәптә физика-математика укыта башлый. Ләкин аңа озак эшләргә туры килми: илебезгә немец-фашистлары бәреп кергәч, 19 яшьлек Нурулла да кулына корал ала.
1942 ел. Ватаныбыз гаять кыен, авыр көннәр кичерә. Нурулланың күз алдында дистәләрчә кеше яралана, һәлак була, авыл-калалар җимерелә. ...Составында гвардия өлкән сержанты Н. Шарифуллин да булган танк разведкасы группасы чираттагы заданиене үтәргә юнәлә. Ул туп-туры шоссега якын урман аланлыгында оялаган фашистлар өстенә барып керә. Ут чәчүче пулемет куелган кызыл йолдызлы танкны күрү белән гитлерчылар, төрлесе төрле якка таралып, кача башлыйлар. Бу бәрелештә кыю сугышчылар дошманның бер бронетранпортерын, җиңел танкын һәм егермегә якын солдатын юк итәләр. бераздан экипаж тагын задание ала. алар десант төшереп, якындагы торакпуктка бәреп керергә һәм, безнеә подразделениеләр килгәнче, елга аша чыгу юлын сакларга тиеш булалар. Гвардия өлкән сержанты Нурулла Шәрифуллин тагын бик күп бәрелешләрдә катнаша. Ике мәртәбә авыр яралана, җәрәхәтләре төзәлү белән яңадан фронтка җибәрүләрен сорый.
1945 елның язы. Фронт Берлин шәһәренә якынайганнан-якыная. Өлкән радист Н.Шәрифуллин хезмәт иткән разведка төркеме дә алгы сызыкта хәрәкәт итә. Танкист егетләргә яңа задание бирелә: Одер-Шпрее каналы аша салынган күперне кулга төшерергә һәм безнең төп көчләр килгәнче, анда дошманны якын җибәрмәскә. Әлеге мөһим операциядә үзен кыю һәм тәвәккәл итеп күрсәткән өчен өлкән сержант Н. Шарифуллин “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.
Сугыш беткәч, ул яңадан туган якларына әйләнеп кайта. Күкрәгенә Кызыл Йолдыз, III дәрәҗә Дан орденнары, күп санлы медальләр таккан батыр егетне якташлары колач җәеп каршылыйлар. Ул бераз ял итү белән, яңадан мәктәпкә эшкә килә һәм аннан соң бөтен гомерен балалар тәрбияләүгә багышлый. Шарифуллин Нурулла 1954 – 1973 нче елларда Сарман мәктәбендә физика укытучысы булып эшли.
1973 елда вафат. Кабере Сарман зияратында.