“КҮҢЕЛДӘГЕ УЙЛАР КӘГАЗЬГӘ ТӨШӘ БАРДЫ”
Казаков Василий Үтәшкин авылында 10.01.1916 елда туды, кечкенәдән хезмәт белән чарланып үскән егет 1943 елда сугышка алына. 17 яшьлек Василий аның дәһшәтле булуын солдат киеме киеп, кулына корал алгач татый. Җимерелгән Сталинград, Севастополь, Николаев, Грузиянең Гори, Кутаиси, Поти шәһәрләре. Ул Кырымны алуда да катнаша. Кара диңгез флоты морягы Василий Казаковка Алупкада СССР, АКШ, Великобритания союздаш державалар җитәкчеләренең Ялта конференциясенең тыныч узуын тәэмин итүдә катнашу бәхете елмая. 1945 елның языннан исә Севастопольдә 616нчы радиолокация ротасында хезмәт итүен дәвам итә, биредә яшь моряк комсомол оешмасын җитәкли, партия мәктәбен тәмамлый. 1947 елда “Германияне җиңгән өчен” медаленә лаек була.
Туган якларына әйләнеп кайткач, ул тырыш, намуслы хезмәт куя. Берничә ел “Красный маяк” колхозы белән җитәкчелек итә. Авыр елларда хуҗалык белән җитәкчелек итү җиңел булмагандыр. Шулай да ул үзе җитәкләгән колхозны алгы сафларга чыгаруга ирешә. Зәйдә ГРЭС төзелә башлагач, тимер-бетон корылмалар заводында эшли, аның үсеше өчен зур көч куя. Ул шулай ук Крестовоздвиженск чиркәвен, Иске Зәй бистәсенең иске өлешен яңартуга да саллы өлеш кертә. Кыскасы, авыл хуҗалыгы, мәдәният, сәламәтлек саклау тармакларында хезмәт куя. Җаваплы урыннарда хезмәт куйган ветеран эшен намус белән башкара. Аннан соң берничә ел район ветераннар советын җитәкли. Әлеге чор эшчәнлеге дә игътибарга лаек аның.
-Мин шанлы сугыш, данлы хезмәт юлы узган ветеран буларак, үткән гомерем белән чиксез горурланам, зәйлеләр күзенә дә туры карый алам, - ди ветеран, чиксез горурланып.
Ул йөрәгендә әти-әнисе, туганнары, якыннары, кече Ватаны, урманлы таулар кочып алган, итәгендә Зәй елгасы җәйрәп яткан шәһәр турында җылы хатирәләр саклый. Кечкенәдән китап укырга ярата. Басма сүзгә хирыслыгы аны каләм тибрәтергә этәрә. Күңелдәге уйлар кәгазьгә төшә барды, ди. Бүген берничә китап авторы ул. “Барысы да яшәргә теләде”, “Төрле язмышлар”, “Туган авыл”, “Хатирәләр”, “Хатирәләрдән очерклар”, “Зур юл этаплары” һәм башка китаплар - аның иҗат җимешләре. Аның Бөек Ватан сугышы, ГРЭС һәм шәһәрне төзүчеләр, тимер-бетон корылмалар заводы, туган авылы һәм башкалар турында язылган китапларын зәйлеләр яратып укый. Автор якташлары, гади кешеләр турында ихластан, җылы итеп бәян итә. Аның китап-басмаларыннан үзәк китапханәдә еш күргәзмәләр оештырыла, яңа басмалары зәйлеләргә тәкъдим ителә. Узган ел, Әдәбият елы буларак, биредә аның иҗаты буенча кичәләр оештырылды. Китапханәчеләр җирле язучыны чаралардан калдырмый, игътибарда тота.
-Юкка яшәлмәгән, иҗатымның зәйлеләр арасында популяр булуы мине куандыра, - ди ул.
Ветеран Җиңү көнен аеруча дулкынлану белән көтеп ала. Митингка ул җәмәгате Людмила Тулынина белән килә. Кырымны яулауда катнашкан ветеран һәрвакытта диңгезче киеменнән була. Аның шулай бәйрәмчә киенеп, күтәренке рухта килүе тантанага үзенчәлек өсти. Кырымның кабат Россиягә кушылуына сөенә ул.
Р Кашапова
Не забывайте 41-й год
О самой страшной и кровопролитной войне в истории человечества написано великое множество документальных и художественных произведений. Из 11600 заинцев, мобилизованных на фронт, не вернулись домой 7410 человек. И тем ценнее, священнее воспоминания, книги об этой трагедии. Особое место занимают книги, написанные нашим земляком, участником Великой Отечественной войны - Василием Степановичем Казаковым, уроженцем деревни Утяшкино.
В ноябре 1943 года он был мобилизован Заинским РВК. Первое боевое крещение принял при освобождении Крыма в 1944 году. Служил радистом-радиометристом радиолокационной станции штаба Черноморского флота. За ратные подвиги награжден орденом Отечественной войны 1-й степени, медалями: «За победу над Германией в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г.» и «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.г». В октябре 1950 года был демобилизован. Василий Степанович, вернувшись в родные края, работал заведующим Савалеевским сельхозучастком, главным зоотехником Акташского района, председателем колхозов «Знамя дружбы» и «Красный маяк», на заслуженный отдых ушел в должности начальника бетонного цеха ЗЖБК. Активно участвовал в общественной жизни города, будучи председателем Совета ветеранов.
Документально – публистические повести «Испытание трудом» и «На заинской земле» посвящены жизни Михаила Ивановича Вершинина. «Книги пронизаны мыслью о человеке, его трудовом подвиге, ибо на земле нет ничего важнее человека. Затронуты и вопросы взаимоотношений людей, их активности, ответственности перед страной и обществом, отношения к строительству Заинской ГРЭС, другим крупным промышленным объектам: ЗААЗ, сахарный завод, ЗПСК, фирма «Гидромонтаж» и другим на заинской земле», - так обозначил автор главные идеи этих двух произведений.
В повести «Все хотели жить» рассказывается о судьбе простого солдата Данилы Петриева и его семьи - жителях Воронежской области. Будучи оторванным от семьи на длительный срок, Петриев прошел тяжелые дни лагерной, партизанской, фронтовой жизни. Автор пишет: «Данилу грызла совесть за пребывание в фашистском плену. Он хорошо понимал, чем это может в дальнейшем обернуться для него и его семьи. Пленный - значит клейменный, потому и смывай клеймо каторжным трудом, искупай вину перед Родиной. Таковы были законы». События, о которых рассказано в этой книге, подводят читателя к мысли о том, что на фронтах Великой Отечественной войны воевали миллионы солдат, но путь возвращения домой у каждого был свой…
Долгова Светлана