Сугыш –һәр гаилә тарихында ул
Музейга зәйлеләрнең төрле үтенеч белән мөрәҗәгать итүләре дәвам итә. Шәһәрдәшебез, җирле шагыйрь Мәсләх Кашапов безгә әтисенең фотосын сорап шалтыратты. Шул форсаттан файдаланып, аңа сугыш, тоткынлык ачысын күргән әтисе турында мәгълүмат бирүен сорадык. Әлеге чираттагы язмабыз Мәсләх абый булышлыгы белән язылды.
Сугыш бер гаиләне дә читләп узмады. Бер нигездән фронтка киткән -ике, хәтта өч-дүрт ир-егетнең кайтмаганнары бар. Әлеге язма сугыш, тоткынлык ачысын татыган Фәттахетдин, яуда башларын салган Әкмәлетдин, Мәсләхетдин турында. Фәттахетдин Кашапов армия сафларына алынуга, 1939 нчы елда ул хезмәт иткән 680нче артиллирия полкы фин сугышына керә. Аннан 1940 нчы елгы Биссарабия сугышы. Ул тәмамланып озак та үтми 1941 елның 22 июне таңында илебезгә дошман бәреп керә. Тагын сугыш... Фәттахетдин хезмәт иткән полк икенче көнне үк сугышка керә. Начар коралланган сугышчылар өстенә пуля яңгыры коеп, очкычлар оча, җирне дер селкетеп, ыҗгырып танклар килә. Алар көн-төн дошманга каршы сугыш алып баралар. 20-21 июльдә Каменск-Подольский өчен барган сугышлар аеруча каты була. Җир өзмәс снаряд шартлавыннан тетрәп тора. Әлеге мәхшәр бер дә бетәр төсле тоелмый. Җәйнең илаһи матур көне көне кап-кара төтенле, ялкынлы ут-гарасатка әйләнә. Аларның сафлары көннән көн кимеп, күпләре һәлак була. Дошманның максаты –артиллеристларны камап алып юк итү. Ләкин совет солдатлары ахыргача сугыша. Дошманның дүрт танкын юк итеп, төнге сәгать 2дә чолганышта чыгалар. Ул көнне бүлектән ике генә солдат исән кала. Чолганыштан чыккан полк солдатлары чигенеп, гаскәргә кушыла бара. Алар Первомай шәһәрендә барган бәрелешләрдә тагын чолганышта калып, каты сугышлар алып баралар. Ач, тәмам хәлсезләнгән артиллеристлар чолганыштан чыгып, Николаевск өлкәсендә 556нчы артиллерия полкына кушылалар. Янә бәрелешләр. Исәнлекләрен белдереп хат язарга да вакытлары булмый. Фәттахетдин сентябрь аенда гына туган ягына хат юллый ала һәм ул анын соңгы хат була. Сугыш кызганнан-кыза. Николаевск өлкәсе Каштановский районында каты сугышларның берсе. Артиллериячеләр дошманга каршы соңгы сулышларына кадәр дошманга каршы тора. Янәшәләренә снаряд төшеп шартлый: кемдер үлә, кемдер контузия ала. Фәттахетдин каты яраланып аңын югалта. Шул рәвешле дошман кыю артиллеристларны тар-мар итә. Дошман басып алган җирдә тантана итеп, яралы сугышчыларны җыя. Фәттахетдинне дә яралы аягыннан сөйрәп машина әрҗәсенә аталар. Ул тимерчыбык белән әйләндереп алынган кырда аңына килә. Әсирләрнең хисабы юк. Менә шул көннән мәхшәр башлана да инде. Биредә һәркем өчен уртак язмыш- ачлык, кимсетелү,кыйналу... Нәрсәләр генә күрми аларның газиз башлары. Бер әсир Фәттахетдиннең яраларын бәйләп, ана аякка басарга ярдәм итә. Әлеге тимерчыбыклы яланда берничә ай тоткач, алар Германия, Белгия концлагерларына озатыла. (Алар Моабит төрмәсендә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турындагы каһарманлыкны ишетеп беләләр). Аеруча Германия концлагерларында күргән газапларын язып бетерерлек түгел аларның. Качырга ниятләп карыйлар, тик аларны дошман пулясы куып тота. Аларны тагын да катырак режимлы концлагерларга озаталар. Шул рәвешле Фәттахетдин дүрт ел тоткынлыкның ачы газабын кичерә. Ләкин дошман аның рухын сындыра алмый. Өмет яшәтә аны. 1945 елның җиңү таңы... Америка солдатлары коточкыч вәхшилектән коткара. Аларны матур бай тормыш вәгьдә итеп үзләренә яшәргә өндиләр.
Туган җир, әти-әни, туганнар да газизрәк ни бар дөньяда?!
Фәттахетдиннең энеләре Әкмәлетдин белән Мәсләхетдин исә бер-бер артлы сугышка китеп, кече командирлыкка укыйлар. 1942 елда Ленинград өчен барган сугышта һәлак булалар. Шәмсениса белән Кашафетдингә бер-бер артлы “Батырларча һәлак булды” дигән өч кара мөһерле хат килә. Өчпочмаклы яман хәбәр нык сыгылдыра аларны. Фәттахетдиннең исән кайтуы аларга яшәргә көч өсти, өмет уята.
Җирдә энеләре исемнәре ятмасын дип Фәттахетдин белән Гыйльмулла агалары улларына Мәсләхетдин белән Әкмәлетдин исемнәрен кушалар. Фәттахетдин исә Муса Җәлилгә хөрмәтен белдереп бер улына Муса исеме куша.
Мәслах Кашапов.
Докричаться до небес
Отгремели залпы майских салютов и особое, щемящее чувство гордости и скорби оставила после себя 75-я годовщина Великой Победы. В каждой новостной ленте мелькали имена, судьбы, фотографии солдат, которые стали когда-то заслоном на пути фашисткой нечисти и сплотились сейчас в строю Бессмертного полка, в независимости от званий. Нужно помнить и чтить героев, защитивших мир, среди них был и Кашапов Фаттахетдин Кашапович, 1917 года рождения, уроженец деревни Сармашбаш.
Жди меня и я вернусь, всем смертям назло
Черной косой война косила жизни многих солдат и не раз в один и тот же дом приносили почтальонки похоронки или извещения. В Сармашбаше, Шамсениса и Кашап Шакировы, каждый день с замиранием сердца ждали весточек с фронта. Из шести детей, были мобилизованы – Фаттахетдин, Акмалетдин, Маслахетдин. В августе 1941 года пришла тревожная весть, пропал без вести Фаттахетдин, служивший с декабря 1939 года в составе 680 стрелкового полка 169 стрелковой дивизии. 29 ноября 1942 года в Крыму был убит Акмалетдин- младший лейтенант, командир взвода 387 СД 1275 СП. В феврале 1943 года без вести пропал Маслахетдин.
Сколько было пролито слёз и теплилась в сердце надежда, без вести пропали, может живы… В конце 1945 года, в родительский дом постучался Фаттахетдин, прошедший за шесть лет советско-финскую войну, Бессарабскую операцию 1940 года и фашистский плен. Исхудавший, с перебитыми руками, обремененный тяжкими воспоминаниями и вечными вызовами в НКВД, в здании которого сейчас расположилось Заинское лесничество (ул. Советская) он постепенно «оттаивал».
В деле по пленным, которое хранится в Заинском военкомате написано, что с 25 июня Кашапов Ф.К. участвовал в боях на Румынской границе, а 12 августа попал в плен... Несколько строчек вместили в себя два месяца войны и четыре года плена… Ожесточенные бои за Каменск-Подольский 20-21 июля и выход из первого окружения. В тот день уничтожив четыре танка противника, в два часа они смогли вырваться, но от целого артиллерийского отделения –осталось только двое. Обессилевшие солдаты присоединились к 556 артиллерийскому полку в Николаевской области, и вновь ожесточенные бои и нет времени написать родным. Единственное письмо дойдет родителям в сентябре, но к этому времени Фаттахетдин попал в плен.
Во время ожесточенного боя в Каштановом районе Николаевской области артиллерия била с двух сторон, рядом с Фаттахетдином раздался взрыв снаряда, многие были убиты, а он после тяжелого ранения погрузился в забытье .. на горизонте уже маячили фашисты. Один из пленников, помог перевязать рану очнувшемуся Фаттахетдину и начался ад плена. После нескольких месяцев заключений в Шталаге VI А и неудачного побега, он был отправлен в шахты г. Шарат в Бельгию, а в августе 1944 года - переведен в шахты Тайсен в Германию.12 апреля 1945 года был освобожден войсками союзников. Американцы обещают райскую жизнь, пугают преследованиями, но он не преклонен и в августе был передан советскому командованию. Увидев его, мама упала в обморок и слезы, как маленькие жемчужины оросили лица близких. Сбылись молитвы родителей и Фаттахетдин вскоре устроился работать на пасеку в колхоз имени Чапаева. В 1948 году он женился на Шафиге и в семье родилось семеро детей (старшая дочь умерла в детстве). Боль о войне и погибших братьях долго будет преследовать семью Кашаповых, и в честь них Фаттахетдин назвал своего старшего сына Маслахетдином (а другого сына назвал в честь поэта Мусы Джалиля пережившего весь ужас концлагерей ), а его младший брат Гильмулла- Акмалетдином. Главным законом в семье были слово отца и закон шариата, и глава семьи на своем примере показывал детям, как нужно держать пост, читать намаз и совершать благие дела. В 1993 году Фаттахетдин Кашапович умер, а его заветом стали слова «Дети мои, будьте благородными, искренне убежденными».
О своем отце с гордостью и любовью, мне рассказывал его сын Маслахетдин, он знаком многим заинцам чарующим звуком курая и проникновенными стихами, одно из них посвящено памяти погибших братьев отца, первых парней деревни и племянников, названных в их честь. В завершении хотелось бы сказать, что наши близкие рядом с нами, пока о них помнят и говорят, светлая память тем, кто сражался на фронтах Великой Отечественной войны.
Светлана Долгова