ЯРУЛЛИН НОТФУЛЛА (ЛОТФУЛЛА) ЯРУЛЛОВИЧ
Яруллин Нотфулла (Лотфулла) Яруллович (29.10.1894 - 1969) Гражданнар сугышында булып, Ватан сугышына 10.3.1942 моб-нә. 1945 тә туган авылына кайтып колхозда эшли, халык көтүен көтә. Шахтада эшли. Ике вагон арасына кысылып, могҗиза белән генә исән кала, гомере буена саулыгын югалта. 1946 - 1948 нче еллардагы хуҗалык китапларыннан гаиләнең 15 сутый бәрәңге чәчкәннәре, өйләренең 1921 елда төзелүе мәгълүм. Башка бернәрсә дә язылмаган. Әтисе - Ярулла (Җарулла) Габделкәбир Зәйнетдин Әнисе - Хубҗамал Габделгалим